Быел Татарстанда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре булдыру хисабына балалар бакчаларында 3100 өстәмә урын барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова хәбәр итте.
Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында 1,5 алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 20 гыйнварындагы боерыгы белән 13 балалар бакчасы төзелешенә 3 021 020,04 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Казанда биш яңа балалар бакчасы, өчәү — Чаллыда һәм тагын берсе Әлмәттә барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Лаеш һәм Биектау районнарында берәр балалар бакчасы, ә тагын икесе Питрәч районында төзеләчәк.
Моннан тыш, агымдагы елда Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яшел Үзән балалар бакчаларында 67 төркемне профильләштерү юлы белән 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә 1390 урын булдыру планлаштырыла.
Милли проектлар Россиядә 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла. 2020 елда аларның максатлары коронавирус пандемиясе аркасында үзгәртелде.
Яр Чаллыда бер балалар бакчасы әзер инде. Моңа Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев инанды инде. Балалар бакчасында 12 төркем эшләячәк, шуларның алтысы ясле. Балалар бакчасы камералар белән җиһазландырылган.
Ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә төзелеш дәвам итә: «Прибрежный» торак районының 34 микрорайонында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында эшләр 93% ка төгәлләнгән. «Притяжение» торак районында 220 урынлык балалар бакчасында эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен салу, бизәкләү эшләре, күләгә өемнәре урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.
Моннан тыш, Чаллыда ике балалар бакчасын капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә. 79 нчы «Вишенка» балалар бакчасы һәм 75 нче «Гвоздичка» балалар бакчасы тиздән үзенең яңартылган диварларына нәни чаллылыларны кабул итә алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 31 июль 2021, 09:08