Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Егоровна Зарубинага 90 яшь тулды. Ул БАССРның Җегәзе авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1960 елда кияүгә чыга, Тукан авылына күченәләр, анда ул урман хуҗалыгында эшли. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә, пенсиягә чыкканчы Пресс-рам заводында эшли.

Вера Егоровна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев һәм ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

Җомга, 23 июль 2021, 16:58