Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

2021 ел башыннан бирле Яр Чаллыда «Россия эше» кадрлар үзәгенә төрле сораулар буенча 14 952 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 7 445е - эш эзләүчеләр сыйфатында исәпкә куелган. Теркәлгәннәр арасында 57,6% - хатын – кызлар, 24,1% - 16-29 яшьлек яшьләр, 47,4% - үз теләге белән эштән китүчеләр һәм хезмәткәр инициативасы буенча хезмәт килешүен өзүчеләр.  

Бүгенге көндә шәһәрдә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,55% тәшкил итә, эшсезләр сыйфатында 1 541 кеше исәптә тора, кадрлар үзәге базасында 9 235 вакансия бар.

Иң күп вакансияләр «КАМАЗ» (пресс-рама заводы, автомобиль заводы, тимер заводы, кою заводы, логистик үзәк, генераль дирекция, двигательләр заводы һ.б.), «Домкор Строй», «АГРОТОРГ»,  «Чаллы-Бройлер», «Ремдизель» кебек предприятиеләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, балалар бакчаларында.

Элеккечә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ бар, аларның өлеше 64,4% тәшкил итә. Болар: механик җыю эшләре слесарьлары, электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, автомобиль йөртүчеләр, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтерлар, слесарь-ремонтчылар һәм башкалар.

Хезмәткәрләргә ихтыяҗ 22,5% тәшкил итә. Алар: төрле белгечлек табиблары, шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, бухгалтерлар, икътисадчылар һәм башкалар.

Квалификацияне таләп итми торган һөнәрләр буенча вакансияләр өлеше 13,1% тәшкил итә: ярдәмче эшчеләр, йөк төялүчеләр, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручылар, урам себерүчеләр һәм башкалар.

Эш бирүчеләр игълан иткән вакансияләрдә хезмәт хакы дәрәҗәсе, эш тәҗрибәсенә, эш эзләүченең квалификация дәрәҗәсенә, башкарылган эшнең сыйфатына һәм шартларына карап, 12,8 мең сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Иң күп акча түләнә торган вакансияләр: инженер – программист – 100 мең сум, автомобиль йөртүче – 90 мең сум, 4 – 6 разрядлы экскаватор машинисты – 90 мең сум һәм башкалар.

«Россия эше» кадрлар үзәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә һәм түбәндәге чаралар оештыра: халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чаралар; эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлауда ярдәм итү; һөнәри юнәлеш бирү; һөнәри белем бирү һәм квалификация күтәрү; социаль адаптация; психологик ярдәм күрсәтү; юридик ярдәм күрсәтү; вакансияләр ярминкәсе; социаль контракт төзү тәртибе турында мәгълүмат бирү.

Тулырак мәгълүматне 52-47-10 телефоны буенча, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә табып була.

«Россия эше» порталында эш табарга һәм резюмеларны урнаштырырга, эш эзләүчеләрне табарга һәм вакансияләрне урнаштырырга мөмкин. 

Пәнҗешәмбе, 22 июль 2021, 14:49