Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Бер атна эчендә 15 объект тикшерелде: 3 сәнәгать, 9 азык-төлек, 2 дәвалау-профилактика, 2 балалар белем бирү учреждениесе.
Роспотребнадзор
идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, тикшерүләр барышында ике оешмага
административ штрафлар салынган. Чит илләрдән кайтып, ПЦР-тест мәгълүматларын
өч көн эчендә кертмәгән кешеләргә җиде беркетмә төзелгән, аларның дүртесенең материаллары судка
тапшырылган.
Моннан тыш, шәһәрнең баш санитар табибы Корбан гаетенә корбан чалу өчен мәйданчыклар әзерләү буенча да эш алып барылуын билгеләп үтте: "Мөхтәсибәт белән мәчетләребездә гает намазларын үткәрү буенча киңәшмәләр уздырылды. Әлеге эшләрне куркынычсыз оештыру буенча барлык кирәкле язма күрсәтмәләр бирелде".
Наил Мәһдиев дини чараларны оештыру барышында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кушты: "Иртәгә бөтен дөнья мөселманнары, шул исәптән Чаллыда яшәүчеләр өчен зур бәйрәм. Билгеле бер чикләүләр бар, мәсәлән, өлкән буын кешеләре өчен. Җаваплы затлар белән кешеләр саны, шәхси саклану чаралары булу, социаль дистанцияне үтәү буенча мәсъәләләрне хәл итергә кирәк. Сезнең барлык тәкъдимнәрегез һәм таләпләрегез үтәлергә тиеш", - дип ассызыклады мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 19 июль 2021, 09:36