Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда оештырылган җәйге инглиз лагерендә катнашучылар шәһәр хакимияте бинасында булдылар. Әйтеп үтик, бүген лагерьдә тематик көн - "Җитди кешеләр көне" иде.

Башкарма комитет эшчәнлеге һәм структурасы белән мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова таныштырды. Ул бина буенча экскурсия үткәрде һәм муниципаль хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Экскурсия беренче каттан башланды, биредә кунаклар игътибарын хәзерге вакытта төзелә торган Җәмигъ мәчете проекты җәлеп итте.

Яшь кунаклар шәһәр тарихы архивлары саклана торган китап саклау урынында булдылар. Архив бүлеге башлыгы Люция Шәмсевалиева укучыларга шәһәр архивларында нинди документлар саклануы турында сөйләде.

Шулай ук балалар ордер комиссиясе эшчәнлеге белән таныштылар, төзелеш эшләренә нинди очракларда ордер алырга кирәклеген белделәр.

Һөнәри белем бирүне үстерү бүлекчәсе мөдире Лилия Миңнеханова үз эше турында сөйләде һәм балаларга аттестатлар, “Укудагы аерым уңышлары өчен” медален күрсәтте.

Лагерьда катнашучылар алга таба 405 нче залга уздылар, анда Шәһәр Советы утырышлары һәм башка мөһим шәһәр киңәшмәләре уза. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге башлыгы Айрат Сәгъдиев икътисад идарәсе эше турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.

Экскурсия ахырында яшь чаллылылар мэр кәнәфиенә утырып фотога төштеләр.

Экскурсиядән барлык фотоларны  «ВКонтакте» Шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 15 июль 2021, 16:53