COVID-19дан вакцинацияне ярты миллионнан артык татарстанлы үтте. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек Татьяна Харитонова 500 меңенче прививканы ясатты. «Спутник-V» Россия вакцинасының беренче компонентын ул 25 июньдә предприятиедә күчмә вакцинация барышында ясаган, аны 5нче Шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре оештырган.
Татьяна Сергеевна «Татпроф» АҖ җитештерү компаниясендә персонал белән эшләү буенча әйдәп баручы белгеч булып эшли. Ул күп балалы ана, өч ул һәм ике яшьлек кыз тәрбияли: "Прививка ясатырга яки юкмы дип уйламадым да. Мин, әни һәм өлкән яшьтәге әти-әниләрнең кызы буларак, якын кешеләремнең минем ваемсызлыгым аркасында зыян күрүләрен теләмим".
Татьяна, аның апасы һәм апасының тормыш иптәше ел башында коронавирус инфекциясе белән авырыйлар. Апамның ире йогышлы авырулар госпиталендә дәвалана, хроник авырулар булу сәбәпле, аның хәле авыр була. Табиблар тырышлыгы белән бүген ул үзен яхшы хис итә.
Татьяна ышана ки, COVID-19 вакцинациясенә каршы чыгыш ясаучы кешеләр дөньяда тулаем хәлнең җитдилеген аңламый: "Безнең компания җитәкчелеге үз хезмәткәрләренә предприятиедә прививка ясату өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Бу бик уңайлы, безгә икенче компонентны шулай ук 5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә прививка бригадасы биредә ясаячак".
Вакцинация алдыннан компания хезмәткәрләренә шәһәрнең алдынгы табиблары белән лекция уздырдылар, алар барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм вакциналар эшләү этаплары, аларның кеше организмына йогынтысы һәм мөмкин булган каршылыклар турында сөйләделәр. «Шикләнүчеләр бөтен кирәкле мәгълүматне таптылар һәм прививканы ясатырга карар кылдылар», – дип билгеләп үтә Татьяна.
Бүгенге көндә барлыгы 502 659 татарстанлы вакцинацияләнгән, аларның 365 421е икенче прививканы да ясатканнар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 26 июнь 2021, 12:59