2021 елның 16-17 июнендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 класс).
17 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә яшен, урыны белән боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Көндез шулай ук төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгыр, 16 июнь кичендә урыны белән көчле җил фаразлана, урыны белән аның тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук Урыны белән яшен булуы, боз явуы ихтимал.
17 июнь көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +17..+20˚. Көндез максималь һава температурасы +20..+24˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 15:40