Чаллыда шосседа велоспорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге кысаларында "Закарин Кубогы" узачак. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең кайбер урыннарында юл хәрәкәте чикләнәчәк.
12 июньдә 09:30дан 15:30га кадәр Металлургическая урамы буенча КАМАЗ проспектыннан Моторная урамына кадәр;
13 июнь көнне 09:30дан 15:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча Сөембикә проспектыннан алып Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәрге участокта, КАМАЗ проспектына таба юнәлештә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 10 июнь 2021, 14:53