Чәршәмбе, 9 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Үзәк районның Энтузиастлар бульварында балаларны яклау көненә, шулай ук җәйге каникуллар башлануга багышланган бәйрәм узды. Кунаклар өчен «Балачак бәйрәме» концерт-күңел ачу программасы, уен һәм иҗади мәйданчыклар тәкъдим ителде, анда төрле мастер-класслар, конкурслар үткәрелде.

Кечкенә кунакларны могҗизалы мини-зоопарк сәламләде. Бәйрәм 13нче балалар сәнгать мәктәбе, «Нур» яшьләр үзәге, «4нче балалар экология-биология үзәге», Яр Чаллы картиналар галереясы иҗат коллективлары ярдәмендә оештырылды. Чараның яшь артистлары һәм бәйрәмдә катнашучылар татлы призлар һәм бүләкләр алдылар. Халыкара балаларны яклау көнендә Автозавод районында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен шулай ук бәйрәм чаралары оештырылды.

Җиңү паркында балалар өчен шәһәр Советы депутаты Татьяна Белькова ярдәме белән оештырылган «Самый детский день » бәйрәме булды. Бәйрәмдә PRO.Dviжение бию мәктәбеннән концерт-күңел ачу программасы тәкъдим ителгән. Яшь чаллылылар һәм аларның әти-әниләре конкурсларда, мастер-классларда, бию флэшмобларында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмдә катнашучылар оештыручылар кулыннан шарлар һәм тәм-томнар алдылар. Чараның гомуми колачы 800 кеше тәшкил итте.

Мәктәп яны лагере ачылуга һәм җәйге каникуллар башлануга район учреждениеләре тематик чаралар оештырдылар. 17 нче номерлы балалар хореография сәнгате мәктәбе «Безнең белән бергә Биегез» бию-спорт программасын үткәрде. Хореографлардан мастер-класс, һәр отрядның сәхнәдә чыгыш ясавы истәлекле вакыйга булды. 8 нче номерлы “Дельфин” үз укучылары өчен «Балачак дөньясы» спорт бәйрәме үткәрде. «Мин, син, ул - бергә тату гаилә» дигән концерт-уен программасында шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараеннан балалар иҗат коллективлары катнашты. Шулай ук 53 укучы өчен «Афәрин балалар" Арт-проекты старт алды. Балалар сарай мәйданында вакытны кызыклы итеп үткәрделәр: станцияләр буенча уен, асфальтта рәсемнәр, бию стартины. Көн программасында балаларны берләштерүче уеннар һәм ярышлар күп.

ГЭС бистәсенең “Мәдәният һәм ял паркында” Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасын Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде. Бәйрәм барышында сәхнәдә театральләштерелгән тамаша һәм 15 нче балалар бакчасы һәм 16 нчы «Огниво» балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәге коллективлары катнашында концерт программасы булды, дәртле конкурслар үткәрелде, аларда балалар һәм ата-аналар да актив катнашты. 15 нче номерлы балалар бакчасы, 16 нчы номерлы «Огниво» балалар иҗаты үзәге педагоглары Чаллы балалары белән мавыктыргыч мастер-класслар үткәрделәр, асфальтта рәсемнәр ясадылар.

Сишәмбе, 1 июнь 2021, 17:00