Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими эшләп килүче мәйданчыкларда – Габдулла Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкә мәйданчыкларына 11 муниципаль районнан 6,5 млн сумлык 39 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде, 137 сәүдә урыны оештырылды.

Ярминкәдә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары — Тимур Сәйфуллин булды. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 20 мартта расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 13 март 2021, 13:48