Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 ноябрьдә Моношәһәрләрне үстерү Фонды (РФ ВЭБ Төркеме) онлайн-форматта моношәһәрләрнең 2019 ел өчен еллык рейтингына йомгак ясаячак. Иң яхшы унлыкка узган елда социаль-икътисадый үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән шәһәрләр керәчәк. Чара СКОЛКОВО МШУ мәйданчыгында (Glassroom виртуаль классы) оештырылачак.

Чара 17 ноябрьдә 13:30 сәгатьтә узачак. Турыдан-туры трансляциягә сылтама буенча тоташырга мөмкин. Махсус чарага социаль челтәрләрдә иң актив моношәһәр Башлыгы өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Ул Моношәһәрләрне үстерү фондының рәсми төркемнәрендә уза.

ТОП-10 рейтингы моношәһәрләрнең иң көчле һәм перспективалы якларын ачыкларга, шулай ук шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң уңышлы проектларны билгеләргә ярдәм итә. Алга таба 2019 елгы рейтинг лидерлары МОНОГОРОДА.РФ «Менторство» проекты кысаларында Россиянең башка моношәһәрләре өчен остазлар булачак. Алар инвестицияләр җәлеп итү, шәһәр икътисадын һәм шәһәр тирәлеген үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Моношәһәрләр рейтингы 2016 елдан бирле үткәрелә.

Сишәмбе, 17 ноябрь 2020, 08:43