Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узды. Чаллылылар 1000 гектардан артык территорияне чистарттылар һәм 1 232 агач һәм куак утырттылар. Шәһәр Советы депутатлары «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы «КАМАЗ» боз сарае территориясендә 30 чыршы утырттылар.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре муниципаль учреждениеләр, «Горзеленхоз» ААҖ белән берлектә Тынычлык проспекты буенча Вахитов проспектыннан Халыклар Дуслыгы проспектына кадәр яфрак җыю оештырдылар.

Автозавод районы хезмәткәрләре Яшьлек проспектыннан «Школа» тукталышына кадәр 25, 22 комплекс ягыннан Тынычлык проспекты буенча яфраклар җыюда катнаштылар.

"КАМАЗ" ААҖ, "Горсвет" МУП, "НЧЭС" Генерацияләү компаниясе, 3,5,9 нче поликлиникалар, идарә компанияләре, территориаль-иҗтимагый үзидарә һәм Автозавод районында яшәүчеләр территорияне көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистарттылар. 37 нче мәктәп укучылары Татарстан урамыннан алып Яшьлек проспектына кадәр Сөембикә проспекты буенча 51 комплекстагы участокны җыештырдылар. Барлыгы 22 куб. метр яфрак чыгарылды.

 65 микрорайонда җитештерү һәм куллану калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыны бетерелгән, 9 куб. метр чүп-чар чыгарылган. «Татэнерго» АҖ филиалының «Чаллы җылылык челтәрләре» Вахитов проспекты һәм янәшәсендәге территорияне чистартты. 35 куб. метр үсемлек һәм көнкүреш калдыклары чыгарылган. Шәхси секторда яшәүчеләр Боровецкий күпере янын җыештырдылар.

Үзәк район хезмәткәрләре тарафыннан Тынычлык проспекты буенча Вахитов проспектыннан «Райисполком» тукталышына кадәр территория чистартылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев «Волгопромгаз» ҖЧҖ, «Волгопромпроект» ҖЧҖ, «Волгопромстрой» ҖЧҖ белән берлектә Раскольников урамы буенча «Татнефть» АЗСыннан Р. Беляев проспектына кадәр территорияне чистарттылар.

Политехник колледж укучылары Чулман проспектыннан Ш.Усманов урамына кадәр 44 комплекс ягыннан территорияне яфраклардан арындырдылар. "Челныводоканал" ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан Гилязев исемендәге сквер чүп-чардан чистартылды. Комсомол районы администрациясе коллективы «Бумажник» идарәче компаниясе белән берлектә Челнинка елгасы аша Элеватор тавы ягына илтүче җәяүлеләр күпере территориясен чистарттылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков, «Синең йорт» төзелеш компаниясе ҖЧҖ белән берлектә, Сидоровский паркы, Комсомол паркы, ГЭС бистәсенең 5/6 торак йорты янындагы сквер территориясен чистарттылар һәм 3, 5, 9 нчы  мәктәп территорияләреннән чүп-чар һәм яфракларны чыгару өчен техника белән тәэмин иттеләр.

Яр Чаллының С.П. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты хезмәткәрләре Орловка бистәсе янында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл территориясен чистарттылар.

Санитар-экологик айлык башыннан бирле 4750 агач һәм куак утыртылган, 3602,15 га мәйданда яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылган, 9 134,4 куб. м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылган.

Шимбә, 17 октябрь 2020, 13:18