Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Александровна Безбородовага 95 яшь тулды. Любовь Александровна ТАССРның Балык Бистәсе районы Троицкое-Урай авылында туа. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда Затон авылында укытучы булып эшли. 1947 елда Яңа Чишмә районы егетенә кияүгә чыга, анда мәктәп директоры булып эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Читтән торып Казан педагогия институтын, 1973 елда дефектология факультетын тәмамлый, шуннан соң 17 ел начар ишетүче балалар мәктәбендә сурдопедагог булып эшли. 1990 елда, пенсиядә булганда, Яр Чаллыга күчеп килә. Любовь Александровнаның өч баласы, дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны», «В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Любовь Александровнага Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләре җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шимбә, 12 сентябрь 2020, 15:13