Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
 Яр Чаллыда өч шәһәр мәйданчыгында оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. ГабдуллаТукай исемендәге яр буеның «Төзүче» стадионы, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы каршында. Шәһәргә 340 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкәдә Татарстан Республикасының 12 муниципаль районыннан: Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Чирмешән районнары товар җитештерүчеләре катнашты. Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә һәм техник коралландыру буенча идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев булды. Киләсе ярминкәләр 19 сентябрьдә шул ук сәүдә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 12 сентябрь 2020, 12:16