Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды. Людмила Сергеевна Лебедеваны Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилее белән котладылар.

Людмила Сергеевна Кострома шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында, 11 яшьтән почтада, башка эшләрдә эшли. Өлкәннәр белән бергә фронтка җибәрү өчен җылы оекбашлар бәйли, кисетлар тегә, яулыклар чигә. Сугыштан соң тегү комбинатында эшли. 1956 елда кияүгә чыга. Ике бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Яр Чаллыга 2012 елда күчеп килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 11 сентябрь 2020, 16:16