Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның 11, 12, 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатларны сайлау булачак.

Сайлаучыларның сәламәтлеген саклау өчен шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе (25.08.2020 ел, № 119/967) карары нигезендә йорт яны территорияләрендә һәм гомуми файдаланудагы урыннарда алдан тавыш бирүне оештыру турында Карар кабул ителде.

11 һәм 12 сентябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр торак йортлар ишегалларында мобиль сайлау участоклары эшләячәк. 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр стационар участокларда тавыш бирергә мөмкин.

Халык күп җыела торган урыннарда (68 транспорт чарасы һәм 105 палатка) сайлау участоклары саны буенча өстәмә 173 нокта оештырылачак. Мобиль участокларның урнашу урыны буенча мәгълүмат торак йортларның подъездларында һәм мәгълүмат стендларында урнаштырылачак. Моннан тыш, эш графигын биредә карарга мөмкин: Автозавод районы, Үзәк районы, Комсомол районы.

Һәр сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзалары, күзәтүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен дә, тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен дә (битлекләр, дезинфекция чарасы, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар) шәхси саклану чаралары кулланып, барлык саклык чаралары күрелгән.

Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, участок сайлау комиссиясе әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучылар өчен бина антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү бүлмәләре көн саен эшкәртеләчәк.

Моннан тыш, теләге булган һәркем өйдә тавыш бирә ала. Моның өчен сайлау участогына шалтыратырга, яшәү адресын һәм тавыш бирү өчен уңайлы вакытны хәбәр итәргә кирәк. Өйдә тавыш биргәндә шулай ук шәхси саклану чараларын кулланып барлык саклык чаралары да үтәләчәк.

Җомга, 11 сентябрь 2020, 16:31