Яр Чаллы сәнгать көллиятендә кыллы инструментларда башкаручылар конкурсына йомгак ясалды: балалайкада яшь башкаручылар арасында «Балалайканың сихри авазлары» II ачык төбәкара конкурсы һәм «Сударыня Домра» думбрада уйнаучы яшь башкаручылар арасында V ачык төбәкара конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. 7 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары әлеге ике конкурста да катнаштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреат: Карина Молчанова (думбра); Богдан Сунцов (балалайка);
II дәрәҗә лауреатлар: Майя Силантьева (думбра); Дарья Толпеева (думбра);
III дәрәҗә лауреатлар: Анастасия Иванова (думбра); Сергей Воркунов (балалайка); Яна Хохрева (думбра); Камилла Җиһаншина (думбра).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 15:28