Мы в социальных сетях

Чаллы вокалчысы Федор Кузнецовка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Артист «Энергетик» мәдәният сараенда 2000 елдан бирле эшли. Аның репертуарында - совет һәм заманча башкаручыларның романслары, җырлары. Федор Кузнецов бик теләп патриотик юнәлештәге җырларны башкара, аны тыңлаучыга үтеп керерлек итеп һәм ихлас күңелдән җиткерә.

Федор Кузнецов үзенең иҗади проектларында республикабызның танылган артистлары белән хезмәттәшлек итә. Соңгы өч елда аның башкаруында 15 программа уздырылган, аларда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Илсур Сафин, Равил Галиев, Марина Самкова, Резеда Шәрәфиева, Фән Вәлиәхмәтов, Виталий Агапов, «Болгар» бию театры артистлары, «Татарстан» бию ансамбле, «Визит» джаз оркестры катнашкан. Федор Кузнецовның соло концертлары ел саен Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә уза. Артист Әлмәт, Зәй, Әгерҗе, Нурлат, Минзәлә, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә заллар җыя.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 15:00