Мы в социальных сетях

1 нче балалар сәнгать мәктәбендә "Осталык баскычлары. Батик" темасына багышланган чара узды. Батик килеп чыгу тарихы тамырлары белән Кытай империясенә барып тоташа. Искиткеч матур әйберләр ясап, ефәкне нәкъ менә шушы техникада буяганнар.

Чарада Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Юнеско халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Галина Анютина һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Суфиярова чыгыш ясады. Әлеге чара укытучыларның һәм укучыларның сәнгать эшчәнлегендә осталык тәҗрибәсен күтәрү максатыннан оештырылган.

Сәнгать белеме өлкәсендә педагогик эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклашу, укытучыларның һәм укучыларның иҗади потенциалын арттыру, шулай ук дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укытуның заманча методларын һәм алымнарын куллану - әлеге чараның төп бурычлары шулар.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 17:12