Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мэр чыршылары уза. Бүген бәйрәм чарасы физик мөмкинлекләре чикле һәм ятим балалар, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид балалар өчен оештырылды. «КАМАЗ» мәдәният сарае сәхнәсеннән яшь чаллылыларны шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева котлады: «Сез үзегезнең уңышларыгыз, талантларыгыз белән гаиләгезне, мәктәпне һәм бөтен шәһәрне данлыйсыз. Яр Чаллыны сезнең әби-бабаларыгыз төзелде. Сез, беренче юл салучыларыбыз һәм беренче төзүчеләребез кебек үк, кыю һәм тәвәккәл булырсыз, дип ышанабыз. Кадерле балалар, сезнең яхшы укуыгызны, хезмәт яратуыгызны, физик культура белән шөгыльләнүегезне, җырлый һәм бии белүегезне телим. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, без сезнең белән горурланабыз!» ,- диде ул.

Яшь чаллылылар игътибарына «Аладдинның тылсымлы лампасы» дигән музыкаль әкият тәкъдим иттеләр.

Мэр чыршыларында барлыгы 6300 бала катнашачак, алар – физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары һәм уку алдынгылары. 

 25 декабрьдә булачак республиканың Үзәк чыршы бәйрәменә автокаладан 300 укучы барачак.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 11:47