Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда танылган рәссам Венсент Ван Гогның 100 картинасы, рәсемнәре һәм хатлары күрсәтеләчәк. 3 гыйнварда Чаллы картиналар галереясында "Билгесез Ван Гог" күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Санкт-Петербургның  “Этажлар” Лофт-проектында уңышлы тәкъдим ителгән һәм күргәзмәгә килүчеләрнең һәм тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен алган.

«Күргәзмәдә останың танылган сюжетлары да, әлегә бик үк танылу алмаган картиналары да тәкъдим ителгән. Алар буенча Ван Гогның рәссам буларак бөтен иҗади юлын күзәтергә мөмкин», - дип сөйли күргәзмәне оештыручы Александр Смирнов.

Эшләр сюжетларны тасвирлау һәм һәр картинаның барлыкка килү тарихы белән үрелеп бара. Күргәзмә уңайлы булсын өчен QR-кодлар укучы кушымталар ярдәмендә аудиогид белән алып барыла. Кунаклар өчен бушлай экскурсияләр оештырылачак. Күргәзмә кысаларында сәнгать мастер-класслары уздырылачак. Теләгән һәркем рәссам-укытучы җитәкчелегендә Ван Гог шедеврын ясый һәм алар белән үз йортын бизи ала. 

Ван Гог үз гомерендә 2000нән артык әсәр иҗат иткән - 930 картина, 1100 рәсем һәм эскиз. Рәссам исән чагында аның хезмәтләре аз бәяләнгән, ә бүген алар рәсем сәнгатенең иң кыйммәтле шедеврлары исемлеген җитәкли. «Ирислар», «Көнбагышлар» һәм «Йолдызлы төн» киң публикага яхшы таныш.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 08:27