Яр Чаллының яшь гражданнары форумы "Нур" яшьләр үзәгендә узды. Очрашуда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары эшенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Һәр секция проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын ачыклады, аларга эксперт бәя бирде, шәһәрдә, республикада һәм Россиядә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләде.
Форумның барлык катнашучылары һәм кунаклары рәхмәт хатлары һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде.
Форум Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 28 ноябрь 2019, 11:30