«Орион» яшьләр үзәгендә «Әни көне» шәһәр конкурсының финалы узды. Керү юлында кунакларны аниматорлар һәм «Минем әнием иң матур» конкурсында катнашучыларның иң яхшы эшләре күргәзмәсе каршы алды. Конкурсантлар әзерләнгәндә, сүзләр кабатлаганда, җанатарлар фотога төште, шаян музыка күтәренке кәеф тудырды, балалар рәсемнәр буяу белән мәш килде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң артисткалы әни дип Эльвира Гафурова танылды, иң романтикалысы - Алсу Косарева булып чыкты, иң сөйкемле исеменә Оксана Шәйхетдинова, иң гармонияле исеменә Евгения Селезнева лаек булды. Иң креатив Алсу Сәлмәнова булды, ә иң энергияле - Алинә Хәйруллина.
Конкурсның җиңүчесе булып Айсылу Габдрахманова танылды.
«Мин мондый конкурста беренче тапкыр катнашам, үзем чаралар алып баручы булып йөрсәм дә. Шуңа да бик дулкынланам, җанатарларның ярдәмен көтәм. Барлык катнашучыларга уңышлар телим», - диде финалистка конкурс алдыннан. Ул үзенең җиңәчәгенә төшенми дә иде әле. Финалистларга истәлекле дипломнар һәм бәйрәм спонсорларыннан бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 ноябрь 2019, 11:22