«Камертон» яшүсмерләр-яшьләр клубында "Яшүсмер" үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән мәгълүмати очрашу-әңгәмә узды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные, полиция майоры Ренат Тәхаутдинов катнашында «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең икенче этабы кысаларында узды. Ул балаларга наркотик һәм башка психоактив матдәләр тараткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы һәм социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 ноябрь 2019, 08:48