Чаллы спортчылары Белградтан каратэ WKC буенча дөнья чемпионатыннан һәм беренчелегеннән медальләр белән кайттылар. Ярышларда Европа, Азия һәм Африканың 16 иленнән 1000нән артык спортчы катнашты. Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сараеның "Олимпиец" спорт бүлегендә тәрбияләнүчеләр Россия җыелма командасы составында чыгыш ясадылар. Ике көн эчендә алар 12 алтын, 3 көмеш , 11 бронза медаль, 2 команда кубогын яуладылар һәм Россия җыелма командасының гомуми команда җиңүенә зур өлеш керттеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 16:23