Бөек Ватан сугышы ветераннарын Александра Васильевна Лазарева, Минзифа Гайфулла кызы Фәхриева РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән юбилей белән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисләре Светлана Гурлева, Владимир Цоун да кушылды.
Түбән Новгород өлкәсендә туган Лазарева Александра Васильевнага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул госпитальдә шәфкать туташы булып эшли, Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итә. 1948 елда кияүгә чыга һәм Казахстан Республикасының Джамбул шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. 1989 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Александра Васильевна 3 бала тәрбияләп үстергән, 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 ноябрь 2019, 17:05