Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12 ноябрь көнне 18:30да «КАМАЗ» мәдәният сараенда танылган шагыйрә Ольга Кузьмичева-Дробышевскаяның «Күңелем кош булып туган» исемле юбилей программасы була. 

Юбилей кичәсенең беренче бүлегендә Ольга Кузьмичева-Дробышевская һәм Мәскәүнең «Голос» театры актеры, «Театр башлана...» Халыкара фестивале лауреаты Евгений Касаткин «Күңелем кош булып туган»  әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим итәчәк. 

Икенче бүлектә – концерт. Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары Ольга Кузьмичева-Дробышевская башкаруында аның яңа һәм инде яраткан җырларын ишетәчәкләр. Шулай ук тамашачыларны Мәскәүдән тагын бер кунак – автор-башкаручы Андрей Васильев белән очрашу көтә. Юбилей кичәсенең сәнгать номерларында шулай ук «КАМАЗ» мәдәният сараеның иҗат коллективлары да катнаша.

Сишәмбе, 12 ноябрь 2019, 09:33