Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы 2019 елда балалар белән яшәү өчен Россиянең иң яхшы 10 шәһәре исемлегенә керде. Мондый мәгълүматларны  Domofond.ru күчемсез милек порталы китерә, мәсәлән сораштыруда катнашучыларга районда балалар өчен булдырылган инфраструктураны 10 баллы система буенча бәяләргә тәкъдим иттеләр: уен мәйданчыгы, балалар бакчасы, хастаханә, мәктәп һәм башкалар.

Һәр шәһәр өчен уртача балл исәпләнгән, ул халыкның балалар инфраструктурасы белән ни дәрәҗәдә канәгать булуын чагылдыра. Тикшеренүдә 90 меңнән артык кеше катнашты. Рейтингның беренче урынын Мәскәү алды. Башкала халкы балалар инфраструктурасын 8 баллга бәяләде. Икенче урында Төмән - 7,9 балл. Лидерлар өчлеген Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәре 7,8 балл белән йомгаклый.

Дүшәмбе, 11 ноябрь 2019, 16:27