Автозавод районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе тәмамланды. Җиңү паркында «КАМАЗ» мәдәният сарае тарафыннан оештырылган мәдәни-күңел ачу программасы узды. Укучыларны яңа уку елы якынлашуы белән котларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов килде. Алар күп балалы гаиләләргә мәктәп җыелмалары, букчалар һәм канцелярия товарлары тапшырдылар.
Акциядә ТР Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары, ШЭ Т.Х. Умнов, «СТК Геостар» ҖЧҖ, «Микон» ҖЧҖ, «ХК Тулпар» ЯАҖ, «Октябрьское» ААҖ, «МосВА-К» ЯАҖ («Сөембикә» СҮ), ШЭ С.А. Кривоногов (Нинель), ШЭ С.А. Булгаков, «Дентал Форте» ҖЧҖ, «Оранж фитнес» спорт клубы, «Врок-сервис» ҖЧҖ, «Камаз» мәдәният сарае, эшче яшьләр Советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр актив катнаштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 август 2019, 17:14