Яр Чаллыда 54 нче катнаш төрдәге «Искорка» балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 43 еллык бина капиталь ремонттан соң янәдән үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Капиталь ремонт нәтиҗәсендә бакча территориясендә өстәмә сигез веранда барлыкка килде һәм биш веранда ремонтланды. Балалар бакчасы тирәсендә юл һәм коймалар ясадылар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча тротуарларны яңарттылар. Бу эшләргә шәһәр бюджетыннан 8 млн сум бүлеп бирелде.
«Балалар бакчасына керү юллары булмады, әти-әниләр зарландылар. Безнең теләкләр исәпкә алынды һәм тротуарлар барлыкка килде», - дип билгеләп үтә балалар бакчасы мөдире Елена Малолеткова.
"Тормыш завод, производстволардан гына тормый. Балачак-ул онытылмас вакыт һәм без, өлкәннәр, бүгенге малайлар һәм кызлар өчен яхшырак шартлар булуын телибез. 43 ел эчендә монда төзүче аягы басмаган. Асылда, без яңа балалар бакчасы ясадык. Бу "Хакимият нәрсә белән шөгыльләнә?" дигән сорауга җавап. Балаларыбыз шундый матур балалар бакчасына йөри алсын өчен, реаль эшләр белән шөгыльләнәбез. Бүген минем барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйсым килә", – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев яшь чаллылылар, әти-әниләр, педагоглар коллективы алдында ясаган сәламләү чыгышында.
"Искорка" балалар бакчасы өчен кече архитектура формасын урнаштыруга сертификат тапшырылды, аны шәһәр Советы депутаты Евгений Архипов тапшырды.
Мәктәпкәчә учреждениедә медицина блогы, методик кабинет, балаларны туган телгә өйрәтү кабинеты, педагог-психолог кабинеты, өстәмә хезмәтләр, милли көнкүреш музее, музыка залы, спорт залы барлыкка килде. Заманча уңайлы шартлар тудырылган бакчага 316 бала йөриячәк.
Бинаның капиталь ремонтка кадәр күренеше.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 21 август 2019, 17:32