Яр Чаллы шәһәренең 65 нче микрорайонында 42 нче мәктәп ачылырга әзерләнә. Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда бу - автокалада төзелә торган дүртенче мәгариф учреждениесе. Мәгариф тармагы эше турында бүген матбугат конференциясендә журналистларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләделәр. «Бу барлык мәктәпләр дә яңа микрорайоннарда ачылган, анда укучылар шактый күп. Әлеге мәктәпләрнең барысы да тулы, хәтта микрорайоннарны мәктәпләр белән тәэмин итү буенча куелган бурычлар да тулысынча үтәлгән», - дип шәрехләде Рамил Хәлимов. Мәктәпләрдән тыш, яңа микрорайоннарда балалар бакчалары да төзелә. Шулай итеп, соңгы биш елда өстәмә 17 яңа балалар бакчасы төзелде: «Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычын тулысынча үтәдек. "Демография" милли проекты нигезендә, безнең алда ясле яшендәгеләрне -1,5 яшьтән өч яшькә кадәрле нәниләрне урыннар белән тәэмин итү бурычы тора» , - дип билгеләп үтте спикер.
Ул агымдагы елның 1 сентябренә кадәр ачылачак алты балалар бакчасында 1440 урын булдырылуын, шуларның 780е ясле яшендәгеләр өчен ачылачагын сөйләде. Ясле яшендәге өстәмә 125 урын тугыз мәктәпкәчә учреждениене капиталь ремонтлау нәтиҗәсендә барлыкка килде. Шулай итеп, ясле яшьтәге балаларның 38,7% ы балалар бакчаларына урыннар белән тәэмин ителгән: "Киләсе елга дүрт балалар бакчасы, 2021 елда өч балалар бакчасы ачу бурычы тора, алар бу процентны арттырачак", - дип өстәде Рамил Хәлимов.
Фотода 43 нче «Ручеек» танып-белү юнәлеше буенча эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре булган яңартылган балалар бакчасы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 август 2019, 17:18