Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев алданган өлешчеләр өчен йортлар төзелә торган мәйданчыкларда төзелеш эшләренең барышы белән танышты. Ул төзелеш объектларында – 65/06 һәм 65/10 торак йортларда булды. Башта шәһәр башлыгы 65/06да «Профит» компанияләр төркеме төзи торган 17 катлы торак йортны карап чыкты. Төзүчеләр төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр һәм хәзерге вакытта электр үткәргечләр, вентиляция, сантехника көйләү белән шөгыльләнәләр. Йортны монтажлау 2019 елның декабрендә тәмамланачак.
«Без, әйткәнебезчә, үз кешеләрне ташламыйбыз. 2015 елның 1 гыйнварына 939 алданган өлешчеләр гаиләсе булган, бүген алар 200дән артык калды. Алданган өлешчеләрнең 70%ы безнең актив эшебез нәтиҗәсендә, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан әлеге проблема хәл ителде. Без 2020 елда әлеге кискен, социаль проблеманы шәһәр көн тәртибеннән төшерергә бурыч куябыз», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 20 июль 2019, 10:36