Гомумшәһәр өмәсе кысаларында Яр Чаллыда территорияләрне җыештыру белән беррәттән агачлар да утыртылды. Сөембикә проспекты буенча 19 комплекс ягына таба 40 зәңгәр чыршы пәйда булды. Агач утыртуда Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр Советы депутатлары, мэр урынбасары Флера Андреева катнашты. Агачлар утырту гомуми шәһәркүләм өмә кысаларында узды, аңа 27 меңнән артык кеше кушылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 апрель 2019, 14:00