"Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында XVIII Спартакиада" проекты кысаларында «Бастион» тактик уеннары полигонында эшче яшьләр катнашында хәрби-спорт лазертаг турниры узды. Турнирның төп максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук коллективизм, үзара ярдәм һәм спорт рухын тәрбияләү тора.

Турнирда биш кешедән торган 24 команда
: «Татэнерго» АҖ филиалы - Яр Чаллы ТЭЦы, «Форд Соллерс Холдинг»,«КАМАЗ «ТФК», двигательләр заводы, «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәге, «Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Түбән Кама ГЭСы, «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе, «ЖилЭнергоСервис», «Домкор Проект», «Жилкомсервис», «Домкор Строй», «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «РИАТ» ААҖ, «Ремдизель» АҖ, "Металлсервис", "ДОМКОР" шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре көч сынашты
.

Турнирда Яр Чаллы ТЭЦы командасы җиңү яулады, «КАМАЗ» ААҖ Фәнни-техник үзәге икенче урынны алды, призерлар өчлеген «Чаллы Бройлеры» ҖЧҖ командасы төгәлләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.