"Нур" яшьләр үзәгендә "Диалог" психологик-педагогик ярдәм үзәге «Яшьләр континенты» наркотикларга каршы шәһәр квестының гамәли этабын үткәрде. Чарада шулай ук җиңүче командаларны бүләкләү дә булды. Наркотикларга каршы профилактик квест 10 этаптан торды. Аның этаплары «тигезгә-тигез» принцибы буенча яшьләр иҗтимагый берләшмәләре (студентлар активы, волонтерлар берләшмәләре, студентлар хокук саклау хәрәкәтләре һәм башкалар) тарафыннан үткәрелде һәм альтернатив активлыкны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, шәхси ресурсларны үстерүгә, уңай кыйммәтләр, актив тормыш позициясе формалаштыруга юнәлдерелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 22 март 2019, 10:30