Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Гурьян Николаевич Косуров 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гурьян Николаевич Минзәлә районының Петровка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылы мәктәбендә җиде класс тәмамлый. 13 яшендә колхозда механизатор, шофер булып эшли. Сугыштан соң ике еллык бухгалтер-ревизорлар мәктәбен тәмамлый, ревизор булып эшли. 1960 елда Казанга күченә, анда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау заводына механик булып урнаша. 1964 елда өйләнә, ә 1969 елда хатыны белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Камгэсэнергостройның «Татэнергомеханизация» бүлегендә төзелеш техникасын төзү һәм ремонтлау буенча мастер булып пенсиягә чыкканчы хезмәт куя. Аннан соң да берничә ел эшләп ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 21 март 2019, 11:26