Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Ибраһимова Фәүзия Салих кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Татарстан Республикасының Тукай районы Биклән авылында туа. Урта мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1958 елда Ибраһимов Фәрит Ибраһим улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Фәүзия Салих кызы Водозабор сәнәгать предприятиесендә эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм ун оныкчыгы бар. Фәүзия Ибраһимова "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 20 март 2019, 16:01