Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне  Гөлсимә Миңнехан кызы Сабитова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гөлсинә Миңнехан кызы Яңа Чишмә районының Өтәшкә авылында, күп балалы гади эшчеләр гаиләсендә туа. Туган авылында ул 3 сыйныфны тәмамлый. Гомере буе, пенсиягә чыкканчыга кадәр ул Калинино колхозыда эшли. 1941 елда кияүгә чыга, биш бала тәрбияләп үстерә. Хәзер Гөлсимә  Сабитованың 12 оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

"1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Кама» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Елена Герасимова котлады.

Сишәмбе, 12 февраль 2019, 17:06