Мы в социальных сетях

"Этюд" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Ак ладья» җитез шахмат буенча Чаллы шәһәренең шәхси-команда беренчелеге узды. Уен барышында шәһәр мәктәпләренең яшь армиячеләр командалары һәм яшүсмерләр клублары командалары арасында иң көчлелеләре ачыкланды. Интеллектуаль спорт төрләре белән шөгыльләнүгә уңай мотивация һәм шахмат уеннарын популярлаштыру өчен шартлар тудырылган.

Шәхси-команда беренчелегендә катнашу өчен 30 гариза кабул ителгән, ярышларда барлыгы 130 кеше катнашты. Биш тур нәтиҗәләре буенча, судьялар җыелган очколарның иң күп суммасы буенча шәхси беренчелектә җиңүчеләрне ачыклады. Җиңүне Азалия Камалиева яулады. Икенче урынны Максим Рязанцев алды, өченче урынга Дмитрий Метла чыкты. Команда зачетында 3нче урынны 41нче мәктәп командасы, 2нче урынны 1нче мәктәп алды, 1нче урынга 19нчы мәктәп командасы лаек булды.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да электрон сертификатлар җибәреләчәк.

Сишәмбе, 12 февраль 2019, 16:20