Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Исмәгыйль Нәгыймулла улы Гыйбадуллин һәм Августа Фроловна Субботина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үзе исеменнән котлау сүзләрен һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хәмматова һәм шәһәр Советы депутаты Сергей Ямашев тапшырдылар.

Гыйбадуллин Исмәгыйль Нәгыйм улы Зәй районы Шыкмай авылында туган. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында тракторда, шулай ук кыр эшләрендә йөри. 1951 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1954 елда Оркыя Фатыйх кызына өйләнә. Лаеклы ялга чыкканчы "Сельстрой" предприятиесендә ташчы булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерә, алты оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

 Исмәгыйль Нәгыйм улы Гыйбадуллин Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Августа Фроловна Субботина Мари ССРының Кузнецово авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшчеләр булып эшли. Сугыштан соң мәктәп ашханәсендә пешекче була. 1963 елда Семен Михайлович Субботинга кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы, Августа Фроловна машина төзелеше заводында комплектлаучы булып хезмәт куя. 2005 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, сигез оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

 Августа Фроловна Субботина Бөек Ватан сугышы ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 12 февраль 2019, 14:42