Мы в социальных сетях

Якын арада “Иң яхшы тәрбияче – 2019” конкурсының зона этабы җиңүчеләре билгеле булачак. Яр Чаллыда бер этап узды инде. Анда Чаллының өч педагогы катнашты. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе шәһәр этабында җиңүчесе – 104нче «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең физик культура инструкторы Илмир Фәрхетдинованы тәкъдим итә.

Һәр дәресен физик культура инструкторы Илмира Фәрхетдинова, кечкенә тамашага әверелдерә. Ул бик җиңел генә Витаминкага, Фея, Пират яки Кар кызына әйләнеп куя. Герой әйтүенчә, балалар зур түземсезлек белән мавыктыргыч шөгыльләр көтәләр. «Бу балаларга якынрак булырга мөмкинлек бирә, алар сине өлкән дуслары кебек кабул итәләр. Бу мине рухландыра, эшемнең әһәмиятлелегенә ышаныч тудыра», - дип бүлеште педагог.

Балалар музыка астында физик күнегүләр белән генәясап калмыйча, яңа әкиятләр, шигырьләр белән дә танышалар. Дәресләрдә гадәти спорт снарядлары юк. “Гадәти туплар, боҗралар балалар өчен кызык түгел инде. Шуңа күрә без аларны көлдергечләргә әйләндерәбез. Бергәләп күз-борыннар кисеп ябышттырабыз да, менә дигән спорт инвентаре килеп чыга”,– ди инструктор. Сүз уңаеннан, балалар скалодромда һәм төрле тренажерларда шөгыльләнәләр, зур тупларда күнегүләр ясыйлар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Ел тәрбиячесе – 2019” республика конкурсының шәһәр этабында Илмира Фәрхетдинованың тәкъдим иткән программасы беренче урынга лаек булды. Жюри мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген ныгыту программасын югары бәяләде. Андагы физик күнегүләрнең ЛФК элементлары белән туры килүе, бик яхшы үзенчәлек булып тора. Махсус шуның өчен педагог дәвалау-физик культура буенча квалификация күтәрү курслары үткән.

Ильмира Фәрхетдинова балаларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә спортка җәлеп итә. Әйтик, узган ел педагог күрше бакчадан килгән команда белән иптәшләрчә матч оештырды. Шулай ук балалар бакчасында өлкәннәр һәм балалар өчен үзенчәлекле Олимпия уеннары узды. Сүз дә юк, мондый авторлык эше балаларның физкультура белән кызыксынуына зур йогынты ясый. Кечкенәдән спортка мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөмкинлек бирә.


Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Ел тәрбиячесе-2019» бәйгесендә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 133 педагогы катнашты. Беренче һәм икенче тур нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган тугыз педагог финалга чыкты.

Сишәмбе, 12 февраль 2019, 15:37