Мы в социальных сетях

13 февраль көнне 15:00 сәгатьтә Тарихи туган якны өйрәнү музеенда, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган "Тере хәтер" исемле күргәзмә ачылачак. 

Экспозициядә: совет солдатларын киемнәре, әфган халкының милли киемнәре һәм башка экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Сугыш хәрәкәтләре ветераны Ренат Шәфиковның график эшләре күргәзмәне тулыландырачак. Авторның  сугыш туктап торган арада ясаган 40тан артык рәсемендә, бергә хезмәт иткән солдатлар, аларның кичерешләре чагылыш тапкан.

Моннан тыш, музейда интерактив мәйданчыклар эшләячәк: фотозонада анда хәрби киемнәре белән, шулай ук кораллар янәшәсендә фотога төшәргә мөмкин булачак. Ә электрон тирда музей кунаклары үзләрен төз атуда сынап карый алачаклар. 

Күргәзмә көн саен 14 февральдән 2 апрельгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшен дәвам итәчәк.

Сишәмбе, 12 февраль 2019, 10:22