"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе тау сырты аша уза торган 800 метр биеклектәге һәм 3500 м озынлыгындагы Кату-Ярык юлын узды. "Кату-Ярык тавының текәлеге якынча 70% тәшкил итә, ягъни 63 градуска тиң – бу бик катлаулы, ләкин шуның белән берлектә Таулы Алтай буйлап узган юлның иң гүзәл өлеше", – дип сөйли экспедициядә катнашучылар. Бүген эко-активистлар Телецк күленә җиттеләр, алар барлыгы 7000 км артык юлны узды һәм хәзер инде кайтыр юл көтә.
Автотур барышында чаллылылар Россия картасындагы картографик һәм географик белешмәләрне тулыландырды. Исегезгә төшерик, аларның маршруты XVI-XIX гасырларда Азия белән Европа арасында яткан Бөек чәй юлын кабатлый. "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, ә Россия халкын да экологик куркынычсызлык, табигать ресурсларын торгызу һәм уңайлы әйләнә-тирә мохитне халыкара дәрәҗәсендә саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән.
http://eco.tatarstan.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 июль 2018, 17:19