Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

18 апрельдә "Заря" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Өченче буын" пенсионерлары Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда яшь категориясе буенча ике төркемдә 55 яшькәчә (хатын-кызлар арасында) һәм 60 яшьтән өлкәнрәк (ир-атлар арасында)  ветеран-спортчылар катнашты.

Хатын-кызлар төркемендә җиңүче һәм призерлар:

1 урында – Хәния Гарипова,

2 урында – Сания Әхмәдиева,

3 урында – Надежда Лебедева.

Ир-атлар төркемендә:

1 урында – Виктор Каталкин,

2 урында – Валерий Устюжин ,

3 урында – Александр Рамздорф.

Җиңүчеләр 2018 елның 19 маенда Казанда узачак “Өченче буын” Спартакиадасының финал ярышларында Яр Чаллы шәһәре данын яклап чыгыш ясаячаклар.


Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 10:09