Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Май бәйрәмнәренә ял көннәре тәртибе билгеле булды. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Алар ял көне була.

7 гыйнвардагы ял көне 2 майга, чәршәмбе көнгә күчерелде. 28 апрель, шимбә көн ялы 30 апрельгә күчерелә.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булганда, 29, 30 апрель, 1, 2, 9 май ял көне була. 28 апрельдә һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыска булачак.

tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 19 апрель 2018, 09:29