Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Заман» яшьләр үзәге Чаллының дәвалау-савыктыру оешмаларына китап җыю акциясе игълан итте.
Бүләк итеп классик нәфис әдәбият, мәктәп программасына кертелгән әдәбият, энциклопедияләр, аң-белемне үстерүче уеннар, балалар һәм өлкәннәр өчен фәнни-популяр әдәбият, кайсы да булса тармакка караган әдәбият, балалар һәм өлкәннәр өчен белешмә һәм энциклопедик басмалар, журналлар кабул ителә, дип аңлаттылар «Заман»да.

Китап һәм журналлар яхшы хәлдә булырга тиеш. Акциянең иң актив катнашучыларына оештыручылар тарафыннан грамоталар тапшырылачак. Акцияне «Ника-профи» яшьләр берләшмәсе уздыра.

http://maydan.tatar

Сишәмбе, 16 гыйнвар 2018, 16:43