Сишәмбе, 13 май 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россиядә узасы дөнья чемпионатына уеннарын билет сорап, 3 миллионнан артык гариза юлланган. Бу хакта Халыкара футбол федераөияләре ассоциациясе (ФИФА) хәбәр итә.

Билет сатуның 5 декабрьдә башланып 31 гыйнвар көнне тәмамланачак бу этабында билет сорап 3 миллион 141 мең 163 мөрәҗәгать кабул ителгән. Матчларны стадионга барып карау теләген белдерүчеләрнең күбесе – Россиядә яшәүчеләр. Чит ил җанатарлары исә бигрәк тә Алмания, Аргентина, Мексика, Бразилия, Перу, Колумбия, АКШ, Испания, Польша һәм Кытай халкы актив икән.

Билгеле булганча, гаризалар билет саныннан артып киткән очракта, билет ияләрен жирәбә ярдәмендә ачыклаячаклар. Аның нәтиҗәсе 12 мартка кадәр ачыкланачак.

http://shahrichalli.ru

Сишәмбе, 16 гыйнвар 2018, 14:18