Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Нардуган бәйрәме узды. Бу керәшеннәрнең табигатьнең уянуына багышланган күңелле бәйрәме.
26нчы тапкыр уздырыла торган бәйрәмдә Менделеевск, Лаеш, Зәй, Теләче һәм башка районнардан иҗат коллективлары чыгыш ясады. “Карендәшләр” һәм “Җанакай” ансамабльләренең чыгышы нур өстенә нур булды. Тамашачылар “Бәләкәй дәдәйләр” кашык ансамбле чыгышын да көчле алкышларга күмделәр. Нурдуганда дәртле биюләр, моңлы җырлар, бәйге, уеннар мул булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 15 гыйнвар 2018, 16:57