Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Грипп эпидемиясе ел саен диярлек күзәтелә. Грипп эпидемиясе вакытында халыкның 5 тән алып 30 процентка кадәрлесе авырый. Гриппның бер очрагыннан килгән зыян 100-150 долларны тәшкил итә.

Соңгы дистә еллар дәвамында гриппка каршы вакцинация үткәрү киң таралды, аның уңай нәтиҗәсе өйрәнелде, гриппка каршы яңа препаратлар синтезланды. Вакцинация – ул гриппны массакүләм профилактикалауның бердәнбер фәнни нигезләнгән һәм шактый нәтиҗәле саналган алымы.

Безнең ил һәм чит ил тикшеренүчеләренең мәгълүматларына караганда, үз вакытында үткәрелгән вакцинациянең нәтиҗәлелеге 80-90 процентны тәшкил итә. Хәтта грипп авыруы булса да, ул җиңелрәк һәм җитди өзлегүләрсез үтә. Үзебездә чыга торган хәзерге заман вакциналары (гриппол, гриппол плюс, гриппол нео) составында иммуномодулятор саналган һәм башка салкын тию авыруларына каршы торучанлыкны арттырган полиоксидоний бар.

Моннан тыш, гриппка каршы даруларның күпчелеген кешеләр табиб контроле астында түгел, ә мөстәкыйль рәвештә үзләре куллана. Бу чаралар 7-15 көн дәвамында күп тапкырлар кулланылырга тиеш. Ә прививкалар, киресенчә, табиб контроле астында һәм бары бер генә тапкыр кулланыла һәм вакцинаның дозасы кешенең нинди тәртиптә дару эчү схемасына бәйле түгел.

Төньяк ярымшарда гриппка каршы вакцинация октябрь һәм ноябрь айларында үткәрелә. Иммунлаштыруны ел саен уздыру тәкъдим ителә, чөнки элекке елларның вакциналары агымдагы елныкына караганда нәтиҗәсезрәк дип күрсәтелде. Әгәр алдагы елларның вакциналарын ясатсаң, вакцинациянең нәтиҗәлелеге 80-90 урынына 20-40 процентка кадәр кими. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төньяк ярымшар өчен 2011-2012 еллар сезонына тәкъдим иткән вакцина составының штаммасы: А/Калифорния /7/2009; А/Виктория/209/2099; В/Брисбен/60/2008.

Коллектив иммунитетын үстерү өчен хезмәткәрләрнең 50 проценты прививка алган булырга тиеш, 70 процент булганда эпидемия туктала.

Теләсә нинди үзенчәлекле булмаган дәвалануга аерым әһәмият бирелсә дә, ул гриппны кисәтүдә җитәрлек нәтиҗә күрсәтми. Интерферон препаратлары, иммуномодуляторлар (амиксин, дибазол), витаминнар һәм аскорбин кислотасы, «халык» дәвасы – суган, сарымсак һәм башкалар, гомеопатик чаралар, чыныктыручы процедуралар – болар барысы да гриппка каршы вакциналардан күпкә калыша һәм, әлбәттә, өстенлек вакцинацияләүгә бирелә.

Среда, 11 февраля 2015, 10:52