Дүшәмбе, 7 июль 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

          Шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы – күп тармаклы комплекс. Ул гомуми мәйданы 9830,1 мең квадрат метр булган торак фондын, кулланучыларны җылылык, электр, газ, су белән тәэмин итү һәм су бирү хезмәтләре күрсәтүне, җыештыру, чүп чыгару, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү, юлларны ремонтлау һәм башкалар буенча производство эшләрен тәэмин итүче күп профильле инфраструктураны үз эченә ала. Яр Чаллы шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика өлкәсендә 15 меңнән артык кеше эшли.

          Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 70 оешма хезмәт куя, торак фонды белән 16 идарәче компания һәм 66 торак милекчеләре ширкәте идарә итә.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе түбәндәге эшләрне оештыра:

- шәһәр халкына торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне;

- сәнәгать һәм көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерү, эшкәртүне; 

- торак-коммуналь өлкәдә энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәлелеген күтәрүне;

- шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерүне;

- шәһәр чикләрендә урнашкан шәһәр урманнарыннан, парклардан файдалану һәм аларны саклауны;       

 - гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуны;                                                           

- торак биналарны - торак булмаганга, торак булмаганны торакка күчерү, торак биналарны үзгәртеп төзү һәм үзгәртеп планлаштыру мәсьәләләре буенча документлар формалаштыруны;

- җирләү эшләре, ритуаль хезмәтләр, төзелеш, җирләү урыннарын реконструкцияләүне.

Пятница, 20 июня 2025, 11:37